Баулы районының Покров-Урыстамак авылында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Соңгы алты елда Баулы районында республика программасы буенча ун универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән иде. Бүген Покровский Урыстамак авылында тантаналы шартларда тагын берсе ачылды.

Спорт объекты төзелеше ике ай элек башланган иде, аны төзүгә республика бюджетыннан өч миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Спорт объекты ясалма өслекле баскетбол һәм волейбол мәйданчыгын һәм тренажерлар, таганнар, турник һәм уен комплексы булган мәйданчыкны берләштергән.

Мәйданчык нигезен әзерләргә, ком һәм гравий салырга,территорияне төзекләндерергә шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе һәм “Миннулин” крестьян-фермер хуҗалыгы ярдәм иткән.

- Авылда тигез булмаган кыр гына бар иде, анда балалар футбол уйнадылар. Укучыларыбызның барысы да диярлек спорт белән актив шөгыльләнә, җиңел атлетика буенча республика ярышларында катнашучыларның 80 проценты – безнең укучылар, – дип сөйләде Покров-Урыстамак авыл җирлеге башлыгы Борис Безенов. – Республика программасы ярдәмендә, шулай ук җитәкчеләребезнең зур тырышлыгы белән ике мәйданчык - волейбол һәм тренажер мәйданчыгы барлыкка килде.

Спорт объектларын ачу уңаеннан бәйрәмгә авыл халкы, мәктәп укучылары җыелды. Урыстамаклыларның шатлыгын Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин уртаклашты.

Халыкы Покров-Урыстамак авыл җирлеге башлыгы Борис Безенов, 1нче спорт мәктәбе директоры Миргалим Фәхриев та күптән көтелгән вакыйга белән котладылар.

Тантана 6нчы һәм 7нче номерлы Баулы мәктәпләре һәм Покров-Урыстамак мәктәбе кызлар командалары арасында волейбол буенча иптәшләрчә матч белән тәмамланды.

Автор: Айгөл Идиятуллина

Чыганак: Баулы-Информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International