Баулы муниципаль районы Башлыгының Ураза гаете белән котлавы

2019 елның 4 июне, сишәмбе

Хөрмәтле мөселман кардәшләр һәм райондашлар!

Сезне иң олы дини бәйрәмнәребезнең берсе – Рамазан гаете көне белән чын күңелдән котлыйм.

Бу бөек тантана – рухи чистарыну, игелекле гамәлләрне күбрәк эшләргә тырышу вакыты булып торуы белән үзенчәлекле, мөселманнарга тагын да камилләшергә мөмкинлек бирә торган чор.

Күңелләргә нур иңгән шатлыклы шушы мизгелләрне күпләрегез ай буе ураза тотып, намазларны калдырмыйча, ифтар мәҗлесләре оештырып каршы алды. Бу ай миһербанлык күрсәтү, фәкыйрь – мескеннәрнең хәленә керү, сәдака – ярдәмнәр өләшү ае да. Нәкъ менә шундый бәйрәм көннәрендә без тынычлык һәм игелек хакына берләшү зарурлыгын аңлыйбыз.

Баулы мөслеманнары киләчәктә дә толерантлык һәм саф күңеллелек үрнәге булып торырлар, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту эшенә, районыбыз һәм республиканың чәчәк атуына үзләренең саллы өлешләрен кертерләр дип ышанам.

Ураза бәйрәме белән ихластан тәбрикләп, һәр гаиләгә шатлык- куанычлар, аяз көннәр, тигезлек, һәркемгә тазалык, бәхетле озын гомер телим. Аллаһы Тәгалә сезгә дә, якыннарыгызга да яңа игелекле гамәлләрне күпләп башкарырлык көч-дәрман бирсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International