Сабан туена ничек барып булачак?

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле баулылар һәм шәһәребез кунаклары!

Сезне 2019 елның 8 июнендә үтәчәк татар милли бәйрәме Сабан туена чакырабыз!

Сабан туе уздыру вакытында, ягъни 8 июньдә сәгать 8.00дән 15.00 сәгатькә кадәр Потапово-Томбарлы авылы ягыннан боҗра автоюлы буйлап мәйдан ягына хәрәкәт ябыла.

Мәйданга 1нче һәм 2нче маршрут автобуслары йөреп торачак. 5нче маршрут та  расписание буенча йөреп, автотранспорт тукталышына керәчәк. Юл бәясе 20 сум.

Шәхси автомобиль транспорты шәһәр ипподромы һәм "Татнефть” АЗСы арасында урнашачак. Автостоянкадан мәйданга кадәр бушлай автобус йөриячәк.

Моннан тыш, автовокзал перроныннан өстәмә рәвештә "Автовокзал-Сабантуй" маршруты буенча пассажирлар йөртү каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International