Баулыда Балаларны яклау көне уңаеннан күңелле бәйрәм узды

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Халыкара балаларны яклау көнендә Баулының Октябрь мәйданында бик матур бәйрәм узды. Октябрь мәйданы чын Балачак шәһәрчегенә әверелде. Биредә берничә мәйданчык оештырылды: балалар әдәби фестивальдә шигырьләр сөйләделәр, балчыктан чүлмәк ясау мастер-классында катнаштылар, шулай ук асфальтта зур шашкалар уйнадылар. "Арт-галереядә” рәсем конкурсы узды.

Төп сәхнәдә концерт узды. Баулыларны бәйрәм белән муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады.

Балаларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Моратова, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтҗанов, «Благо» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Татьяна Мурзакаева да тәбрикләде.

Сәхнәдә шулай ук районны таныткан балаларны – бию коллективлары, музыкантлар, спортчылар, яшь армиячеләр, республика конкурслары һәм олимпиадаларда җиңүчеләр. Не хөрмәтләделәр. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбенең балалар коллективлары тамашачыларны дәртле җырлар һәм биюләр белән сөендерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International