“Ел инженеры” республика бәйгесе старт ала

2019 елның 31 мае, җомга

Хөрмәтле предприятие һәм оешма җитәкчеләре!

Татарстанда тәүге тапкыр “Ел инженеры” республика конкурсы (алга таба - Конкурс) башлануы турында хәбәр итәбез. Конкурс өч категория һәм 12 номинация буенча (конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән) ике этапта үткәрелә.

Конкурс Нигезләмәсе һәм кирәкле барлык мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: www.mpt.tatarstan.ru.

Конкурста катнашу өчен документларның оригиналларын 2019 елның 10 июленә кадәр Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы канцеляриясенә (Казан шәһәре, Островский ур., 4) тапшырырга кирәк, шулай ук Regina.Ahmetova@tatar.ru, smpotatarstan@gmail.com адресларына документларның электрон күчермәләрен тапшыру зарур.

Сораулар буенча 8-905-314-00-17 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була (Владлена).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International