Архив эше – мөһим эш

2019 елның 31 мае, җомга

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм архив эше буенча Дәүләт комитеты катнашында «Оешма архивы: актуаль проблемалар һәм заманча таләпләр» темасына түгәрәк өстәл узды.

Әлеге чараны үткәрү кысаларында документларның сакланышын тәэмин итү (законнар, саклау режимнары, эшләрне системалаштыру), шулай ук архив эшен оештыру мәсьәләләре каралды.

Архив эше белән шөгыльләнүче белгечләр Татарстан Республикасы буенча Рсрестр Идарәсенең архив бүлмәләрендә булдылар, анда документларны кулдан тегү һәм эшне норматив таләпләр нигезендә рәсмиләштерү буенча мастер-класс үткәрелде.

Билгеле булганча, Татарстанда Идел буе федераль округы буенча Росреестр архив саклагычлары төзелә, шуңа күрә бу юнәлештә актив хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International