Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләре риелторлар гильдиясе оештырган күчемсез милек базарында катнашучылар өчен семинарында катнаштылар.
Татарстан Росреестры вәкилләре Росреестрның рәсми интернет-порталында документлар тапшыру сервисы турында сөйләделәр, дәүләт кадастр исәбен гамәлгә ашыру һәм хокукларны электрон рәвештә дәүләт теркәве өчен документлар бирү тәртибен, шулай ук әлеге документларга таләпләрне аңлаттылар. Тапшырыла торган электрон образларның сыйфатына аерым игътибар бирелде: ул документ текстын тулы күләмдә укырга һәм аның реквизитларын аңларга мөмкинлек бирергә тиеш. Шул ук вакытта документның электрон образы аның кәгазь оригиналына визуаль тәңгәллеген 1: 1 күләмендә тәэмин итәргә тиеш.
Сорауларның күбесе балигъ булмаганнар катнашында алыш-бирешләргә, ипотеканы дәүләт теркәве үзенчәлекләренә һәм башкаларга багышланган иде.