Җир участоклары хуҗалары сорауларына Росреестр җавап бирә

2019 елның 31 мае, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җир законнарын бозу темасына «кайнар линия» үткәрде. "Кайнар линия” барышында барлыгы 40тан артык кешегә консультация бирелде. Сезнең игътибарыгызга сорауларның иң актуальләрен һәм аларга җавапларны тәкъдим итәбез.

- Безнең җир участогы документларда күрсәтелгәнгә караганда зуррак. Бу хакта без иске коймаларны алыштырганда белдек. Бу очракта безгә нишләргә кирәк?

- Бу ситуациядә ике вариант булырга мөмкин. Беренчесе - күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматлар нигезендә киртәләр урнаштыру, моның өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Икенче вариант - Башкарма комитетка өстәмә җир кишәрлегенә документлар рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итү.

- Торак төзү өчен бирелгән җир участогында мойка яки автосервис төзеп буламы?

- Җир участогыннан фактик файдалану аның рөхсәт ителгән куллану төренә туры килергә тиеш, моның  турында Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында мәгълүмат бар. Җир кишәрлеген максаттан тыш файдаланган өчен РФ КоАП 8.8 ст. 1 өлеше нигезендә административ җаваплылык каралган. Шулай итеп, торак төзү өчен бирелгән җир участогында мойка яки автосервис төзергә ярамый.

- Минем бакча участогында көзге-кышкы чорда күршем минем территориягә кереп койма корды. Чикләрне ызанлау материаллары нигезендә койманы үз урынына кую үтенеченә колак салмый. Бу проблеманы ничек хәл итәргә?

- Сезгә чиктәш җир кишәрлеге мәгълүматларын (адрес, кадастр номерын), шулай ук җир законнарын бозу турындагы мәгълүматны күрсәтеп, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Мөрәҗәгатьне тикшерү нәтиҗәләре буенча идарә чара күрәчәк.

 

- Авыл җирлегендә яшим, шәхси эшмәкәр, шәхси ярдәмче хуҗалык өчен 500 кв. м мәйданлы җирем бар. 25 кв.м. кибете төзергә телим. Моның өчен җирнең файдалану төрен үзгәртергә кирәкме?

- Әйе, сезгә шәхси ярдәмче хуҗалык өчен бирелгән җир участогының рөхсәт ителгән төрен яки аның бер өлешен сәүдә белән шөгыльләнү төренә үзгәртергә кирәк. Моның өчен шәһәр Башкарма комитетына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан соң 25 кв. м мәйданлы җирне кадастр исәбенә кую өчен кадастр инженерларына мөрәҗәгать итегез.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International