Мондый җыеннар безнең районда уналтынчы тапкыр оештырыла.
Уку елы буе укучылар дәресләрдә хәрби әзерлек нигезләрен өйрәнделәр. Хәрби җыеннар барышында үз белемнәрен һәм күнекмәләрен сынап карый алдылар. Һәр елдагыча, егетләр кросс йөгереп уздылар, автомат сүтеп җыйдылар, каршылыклар полосасын уздылар, хәрби коралдан аттылар, окоп казыдылар, хәрби җырлар җырладылар.
Кыр шартларында яшәүче укучылар туклыклы кайнар аш белән тәэмин ителгән.