Татарстан Росреестры “Бим-радио”да туры эфирда

2019 елның 28 мае, сишәмбе

29 майда 11.30 да Нурлатның “Бим-радио”сында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле катнашында турыдан-туры эфир була. Студиянең кунагы Нурлат бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Марина Митакова булачак.

Турыдан-туры эфир кысаларында җир законнарын иң киң таралган бозулар турында әңгәмә узачак. Шулай ук Марина Митакова күршеләр белән җир бәхәсен ничек хәл итәргә, ызанлау нигә кирәклеге һәм  башкалар турында сөйләячәк.

Турыдан-туры эфирның телефоны: 8-937-005-106-2. Әлеге номер буенча сорауларны WhatsApp кушымтасыннан файдаланып та язарга мөмкин. Студиягә шалтыратулар Нурлат, Аксубай һәм Чистай районнарында яшәүчеләрдән кабул ителәчәк.

Радио 106,2 дулкында эшли. Радиоэфирларның узган язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International