Гаиләдә бала күбрәк булган саен, салым азрак!

2019 елның 28 мае, сишәмбе

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча талшамалар бирелә. Аны өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалы ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар алырга мөмкин.

Физик затлар милкенә салым буенча һәр балага фатирның биш квадрат метры һәм торак йортның җиде квадрат метры күләмендә ташлама бирелә. Әйтик, салым түләүченең өч баласы һәм 80 квадрат метр мәйданлы фатиры бар икән, салым исәпләгәндә 20 квадрат метр күләмендә стандарт исәп һәм һәр балага 5 квадрат метр исәбеннән ташлама исәпләнәчәк. Нәтиҗәдә, салымны кадастр бәясеннән 45 квадрат метр өчен түләргә кирәк булачак.

Җир салымы буенча күп балалы гаиләләргә салым базасы 600 квадрат метрга кими. Әйтик, 10 сотыйлы җир участогына ия  гражданинның өч һәм аннан да күбрәк баласы булса, салымны 4 сотый өчен түләргә кирәк булачак, ә участок мәйданы 600 квадрат метрдан артмаса, салым бөтенләй түләргә кирәкми.

Әлеге салым вычеты 2018 ел өчен салымнарны исәпләгәндә 2019 елда ук исәпкә алыначак. Ташламага хокуклы һәр граждан салым ташламасыннан файдалану турында гаризаны үзенә уңайлы ысул белән җибәрә ала: электрон рәвештә Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц» бүлеге аша, шәхсән теләсә кайсы салым инспекциясенә, шулай ук КФҮнең теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итеп, почта элемтәсе аша. Әгәр элек ташлама инде бирелгән булса, салым инспекциясенә кабат мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International