Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 24 майда йөзенче баланы теркәде. Вячеслав һәм Ләйлә Калугиннар гаиләсендә кыз туган. Әти-әнисе аңа Ника дип исем кушкан.
Шул ук көнне тагын ике сабый теркәлде: Андрей һәм Кристина Москвичевлар, Руслан һәм Екатерина Сидоровлар гаиләсендә кызлар туган.
Бәхетле ата-аналарга Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Котлау адреслары тапшырылды.