Хөрмәтле Баулы районы эшмәкәрләре һәм халкы!
Сезне 2019 елның 24 маенда 17.00 сәгатьтә мәдәният йортының кече залында үтәчәк Бөтенроссия эшмәкәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасына чакырабыз. Аның кысаларында җирле җитештерүчеләр ярминкәсе һәм үзешчән артистлар концерты оештырылачак.