Оешмалар чыгымнарын каплауга Татарстан бюджетыннан субсидия бирүгә конкурс үткәрелә

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Әлеге конкурс сайлап алуы Татарстан Республикасы территориясендә эчке һәм тышкы туризм өлкәсендә социаль әһәмияткә ия эшчәнлек алып баручы оешмаларга кагыла.

2019 елда Дәүләт комитеты үткәргән бәйге турында моннан тулырак белеп була: http://tourism.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1461710.htm.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

Татарстан Республикасында туризм өлкәсе өчен кадрлар квалификациясен күтәрү проекты (программасы);

Татарстан Республикасында вакыйгаи туризм өлкәсендә проект (программа).

Районның туристик оешмаларын әлеге конкурста катнашырга чакырабыз.

Гаризалар агымдагы елның 13 маеннан 31 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, М. Горький урамы, 19 йорт, каб.1. Элемтә өчен телефоннар: (843) 222-90-40, 222-90-32.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International