Баулы шәһәренең универсаль залында Идел буе федераль округы судьялары арасында мини-футбол буенча матчлар узды. Быел Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикасы, Самара, Мәскәү, Тула өлкәләреннән алты команда катнашты.
Турнир башланыр алдыннан катнашучылар Баулы муниципаль районы башлыгы Р. Х. Гатиятуллин белән бергә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Турнирны ачу тантанасында катнашучыларны Баулы муниципаль районы башлыгы Р. Х. Гатиятуллин, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Судьялар советы рәисе Роман Гафаров, Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, районның элеккеге башлыгы Альберт Хәбибуллин һәм Татарстанның атказанган юристы, отставкадагы Баулы шәһәр суды рәисе Мухтар Авзалов сәламләде.
Нәтиҗәдә юбилей турнирында Татарстан Республикасы судьялары командасы җиңү яулады. Икенче урында Тула өлкәсе командасы,өченче урында – Удмуртия Республикасы судьялары командасы.