Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17нче районара инспекциясе, чит ил гражданнарына товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр, милек хокуклары) сатканда профессиональ табыш өчен салым салыну мөмкинлеге турындагы сораулар туу белән бәйле рәвештә, түбәндәгеләрне хәбәр итә.
2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясындагы 1 өлеше нигезендә (алга таба – Закон) салым түләүчеләр тарафыннан һөнәри керемгә салым түләүчеләр булып физик затлар, шул исәптән законда билгеләнгән тәртиптә «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимына күчкән шәхси эшмәкәрләр таныла.
Законның 10 статьясында яңа махсус салым режимының салым ставкалары билгеләнгән: физик затларга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр, милек хокуклары) сатудан алынган керемнәрнең 4 проценты һәм шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү, милек хокуклары)сатудан алынган керемнәрнең 6 проценты.
Россия Федерациясе Граждан кодексының 2 статьясындагы 1 пункты нигезендә гражданнар ике категория хокук субъектлары - гражданнар (физик затлар) һәм юридик затлар - гражданлык законнары белән җайга салынулы мөнәсәбәтләр катнашучылары булып торалар. Шул ук вакытта гражданнар закончалыгында билгеләнгән кагыйдәләр, әгәр федераль законда башкасы каралмаган булса, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар һәм чит ил юридик затлары катнашындагы мөнәсәбәтләргә карата кулланыла.
Шуңа бәйле рәвештә чит ил физик затыннан һөнәри керемнәргә салым алган очракта, мондый керемгә салым ставкасы 4 процент кулланыла.
Әгәр мондый керем чыганагы чит ил юридик заты булса, мондый керемнәргә 6 процентлы салым ставкасы кулланылырга тиеш.
Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге