16 май көнне Баулы муниципаль районы авыл җирлекләрендә Бердәм Россия көннәре кысаларында район хезмәтләре тарафыннан гражданнарны кабул итү уздырылды.
Хансөяр, Яңа Чүте, Шалты авылларында Пенсия фонды идарәсе, район хастаханәсе, социаль яклау идарәсе, КФҮ һәм юридик хезмәт белгечләре кабул иттеләр.