Санкт-Петербургта җәмгыять белеме буенча халыкара олимпиаданың йомгаклау туры узды. Баулының 5нче мәктәбе укучысы Камилә Хәкимова анда беренче урын алды.
Унынчы сыйныф укучысы Камилә Хәкимова җәмгыять белеме буенча халыкара олимпиада финалында үз мәктәбен һәм районын гына түгел, бөтен Татарстанны тәкъдим итү хокукына ия булды.
Камиләнең һәм 5нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Венера Фазлыеваның тырышлыгы олимпиада жюрие әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде, алар Баулыга беренче урынны бирделәр.