Баулы прокуратурасында шәһәр прокуроры Фәнис Сәлимов җитәкчелегендә законсыз корылмаларны юк итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Баулының күп катлы йортлары ишегалларында законсыз төзелгән иске гаражлар һәм сарайлар бик күп.
Әйтик, мондый корылмалар Горький урамы, 3, Горюнов урамы, 6, Куйбышев урамы, 2, 6, Островский урамы, 16, Энгельс урамы, 50, 58 адреслары буенча урнашкан. Алар ишегаллары, тулаем шәһәр күренешен боза.
– Күп кенә корылмалар авария хәлендә, – ди прокурор Фәнис Сәлимов. – Анда балалар җыела, нинди дә булса җәрәхәтләр алу куркынычы бар. Фаҗигале очраклар булырга мөмкин. Бу юнәлештә тәртип урнаштырырга вакыт. Күп кенә корылма хуҗалары муниципаль җир белән файдаланган өчен салымнар түләми, бу да зур минус.
Киңәшмәдә агымдагы елның июль ахырына кадәр законсыз һәм тузган биналар проблемасын хәл итү, ә законлы корылмаларны тиешле хәлгә китерү турында карар кабул ителде. Киләчәктә палисадниклар белән дә мәсьәлә хәл ителәчәк.