Татарстан Росреестры ТР Министрлар Кабинетында узган чыгышында иң мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аппарат киңәшмәсендә торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турындагы законнардагы соңгы үзгәрешләр турында доклад белән чыгыш ясады.
Аудитория алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Росреестр вәкиле 2018 елның 4 августыннан башлап ИЖС һәм бакча йортлары объектларын рәсмиләштерү тәртибен һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында» Федераль законның төп нигезләмәләренә игътибарны юнәлтте.
Бакчачылык турындагы закон нигезләмәләрен аңлатып, Татарстан Росреестры вәкиле түбәндәге мөһим моментларны билгеләп үтте. Хәзер барлык җир участоклары да җиләк-җимеш бакчасы һәм яшелчәчелек бакчаларына бүленгән. «Дача хуҗалыгы», «дача төзелеше», «дача йорты” төшенчәләре төшереп калдырылган. Элек күрсәтелгән рөхсәт ителгән файдалану төренә кергән барлык җир участоклары закон нигезендә хәзер бакча җир кишәрлекләре булып тора. Элек теркәлгән дача йортлары, шулай ук ЕГРНга «жилое» дип кертелгән (торак төзелеше) биналар торак йортлар дип танылган. Җиләк-җимеш бакчасы участогында гражданнар бакча йортлары, торак йортлар, хуҗалык корылмалары һәм гаражлар урнаштыра алачаклар. Яшелчәчелек өчен каралган участокта (ОНТ составында) капиталь булмаган корылмалар гына торгызып булачак. Бакчачылык турында яңа закон нигезендә "бакча йорты" төшенчәсе кертелде, ул – гражданнар көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен билгеләнгән сезонлы бина. Бакча йортын торак йортка һәм киресенчә күчерү мөмкинлеге каралган. Энҗе Мөхәммәтгалиева күчерү процедурасын, моның өчен йорт хуҗасына нәрсә эшләргә кирәклеген, нинди документлар пакетын әзерләргә кирәклеген аңлатты.