Татарстан халкын Digital диктант бөтенроссия белем бирү акциясендә катнашырга чакыралар

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан халкы Digital диктант бөтенроссия белем бирү акциясендә катнашып, үз компьютер белеме дәрәҗәсен бушлай белә алачаклар. Тест май аенда бөтен ил территориясендә уза.

Диктант 14-17 яшьлек һәм 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен аерым узачак. Аларга 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителә.

Татарстанда  тест 18 майда Казанда ике мәйданчыкта узачак: 9.00 сәгатьтә КФУның ИТИС Югары мәктәбендә (Кремль ур., 35) һәм 11.00 IT-паркта (Петербург ур., 52) Тестны шулай ук 18 майдан 24 майга кадәр онлайн режимда цифровойдиктант.рф сайтында узарга мөмкин.

Катнашу өчен сылтамалар буенча узарга һәм чараның бер мәйданчыгын сайлап, теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International