Баулы районы әтиләр советы Гаилә көне белән тәбрикли

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Бу дөньяга һәркем бәхетле булыр өчен туа. Ә тулы бәхет өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Гаилә ул - җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - инсафлы балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт тәрбиясенең беренче сабакларын ала.  

Районыбызда үрнәк, матур гаиләләр күп. Бер-берсен хөрмәтләп 50, 60 ел яшәүче, үрнәк балалар үстергән парларга хөрмәтебез зур. Күп балалар үстерүче, чит баланы тәрбиягә алып, аларга әти-әни назы бүләк итүче гаиләләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Хөрмәтле райондашлар! Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклап калырга тырышыгыз, йортларыгызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәт яшәсен. Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы әтиләр советы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International