“Мәдәни мохит” проекты дәвам итә

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген Октябрь мәйданында «Мәдәни мохит» проекты кысаларында чаралар узды. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен төрле иҗади мәйданчыклар оештырылды.

- Баулы туган якны өйрәнү музее проектка актив кушылды, – дип сөйләде безгә музей директоры Ирина Бәдертдинова. – Быел без балаларга «Экологик серпантин» дигән квест-уен әзерләдек.

Китапханә системасы хезмәткәрләре көче белән балалар һәм өлкәннәр өчен китап күргәзмәләре оештырылды.

Тулырак: http://bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International