Колонна йөреше Мәңгелек ут янында узган тантаналы митинг төгәлләнүгә үк башланды. Колонна башында яшь армиячеләр иде. Алар артыннан, ата-бабаларының портретларын тотып, Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин һәм башка җитәкчеләр атлады.
Бер чакрымга кадәр диярлек сузылган колоннада төрле яшьтәгеләр бар иде: әтиләренең иңнәренә утырган сабыйлардан алып, шактый өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр. Алар барысы да үзләренең геройлары – Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарының портретларын тотып атладылар.
Чыганак: Баулы-информ