Шәһәрнең төп мәйданына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәргә меңләгән кеше җыелды.
Илебез инде 70 елдан артык фашизмны Җиңү көнен бәйрәм итә, сугыш кырларында ятып калганнарны искә ала.
Кызганычка каршы, бәйрәмдә катнашучы ветераннар саны елдан-ел кими бара. Быел да алар күп түгел иде.
Баулыда бәйрәм чаралары парад белән башланып китте. Элекке елларда ул ветераннар колоннасы йөреше белән башлана иде. Быел исә алар эскәмиядә карап кына утырдылар. Бөек Ватан сугышы солдатлары киемнәрендә аларның оныклары – яшь нефтьчеләр узды. Иң өлкән катнашучылар сугыш хәрәкәтләре ветераннары иде. Мәйдан буйлап ныклы адымнар белән эчке эшләр органнары, МЧС хезмәткәрләре үтте. Сугыш чоры радисткалары һәм санитаркалары формаларында социаль яклау бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре иде. Строй әзерлеген яшь армиячеләр, аграр көллият укучылары, мәктәп укучылары күрсәтте.
Парадта “Пегас” картинг клубы хәрби техникасы катнашуы бәйрәм күрке булды. Баулылар мотоцикллар, ГАЗ-67, БА-64бронеавтомобилен, легендар «полуторка»ны, «Катюша»ны, 76 миллиметрлы ЗИС-3 дивизияпушксын, шулай ук беренче тапкыр 1939 ел үрнәгендәге автомат зенит пушкасын күрделәр. Моннан тыш тамашачыларга ГАЗ-63, ЗИЛ-157, ГАЗ-69 автомобильләре, ЗПУ-1, ЗПУ-2, С-60,БА-64 зенитҗайланмалары һәм пушкалары да тәкъдим ителде.
Парад төгәлләнгәч, баулылар Мәңгелек утка Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митингка юл тоттылар. Митинг сугыш һәм хезмәт ветераннарының үрнәк хоры чыгышы белән башланып китте. Аннары мәдәният хезмәткәрләре, яшь нефтьчеләр, укучылар катнашында театрлаштырылган күренеш күрсәтелде.
Баулыларны Җиңү көне белән Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, республика Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе Леонид Якунин баулыларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәбрик итте. Яшь буын вәкиле – яшь армияче дә чыгыш ясады.
Баулылар сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Тантаналы митинг Мәңгелек ут янына чәчәкләр кую белән төгәлләнде.