Баулыда ирекле халык дружиналарының яңа әгъзаларына таныклыклар тапшыру тантанасы булды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген Октябрь мәйданында ирекле халык дружиналары әгъзаларына тантаналы төстә таныклыклар, бәйләвечләр, жилетлар тапшырылды

Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Хәким Мөгыйнов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм ирекле халык дружиналары әгъзаларына эшләрендә уңышлар теләде.

Полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция капитаны Илнур Шәрәфиев җәмәгать тәртибен саклау буенча уртак рейдлар турында сөйләде. Илнур Шәрәфиев сүзләренчә, бүгенге көндә безнең районда 14 ирекле халык дружинасы отряды эшли, 13е – авылларда, берсе – шәһәрдә. Барлыгы 450 кеше әгъза булып тора.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International