Татарстан Росреестрында теркәүчеләрне укыталар

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең идарә җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә гамәлдәге дәүләт теркәүчеләренең квалификация белемнәре дәрәҗәсен күтәрү комиссиясе бу атнада Татарстанның көньяк-көнчыгыш зонасында эшләде. Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районнары теркәүчеләренең һөнәри белемнәре тикшерелде.

Комиссия әгъзалары кадастр исәбе алу, күчемсез милеккә хокук дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча белем дәрәҗәләрен бәяләде. Барлык теркәүчеләр дә квалификация имтиханын уңышлы узды.

Ада Зәйдуллина билгеләп үткәнчә, теркәүчеләрне Росреестр кушуы буенча Татарстан Росреестрында укыту эшләүче теркәүчеләр өчен дә, әлеге исемгә дәгъва итүчеләр өчен дә даими нигездә үткәрелә. Укыту процессы кысаларында исәпкә алу-теркәү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче закончалык мәсьәләләре күтәрелә. Закончалык үзгәреп тора, шуңа күрә теркәүчеләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү  – мөһим, бу дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый, дип ассызыклады Ада Зәйдуллина. Әлеге вакытта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең 120дән артык белгече укыту узган.

Массакүләм матбугат чаралары өчен

Татарстан  Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International