Бүген Баулы районы Татар Томбарлы авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды.
Чара "Үлемсез полк" йөреше белән башланып китте: мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен тотып чыктылар.
Авыл мәдәният йортында ветераннарны, ветераннарның толларын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре алар өчен бай программа әзерләгәннәр. Концертта укучылар да чыгыш ясадылар.
Ветераннарны Баулы муниципаль районының финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Л. С. Свежинкина, "Берлек" ЧҖҖ директоры З. К. Җәләев тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.