Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава. Көндез – урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшен. Төнлә һәм иртән – урыны белән томан.
Җил – көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 4-9 метр тизлектә, көндез секундына 13 метр тизлеккә кадәр җитәргә мөмкин, яшен вакытында – секундына 17метр тизлеккә кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +10..+15º, көндез максималь һава температурасы +21..+26°.