Татарстанда “Кызыл канәфер” акциясе старт ала

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Кызыл канәфер акциясен ел саен 22 июньгә – Хәтер һәм матәм көненә кадәр Буыннар хәтере хәйрия фонды Россия Федерациясе Президенты администрациясе, төбәк хакимият органнары ярдәме белән оештыра.

Акциянең максаты – ветераннарга медицина ярдәме күрсәтү өчен акча җыю.

Акция кысаларында кызыл канәфер рәвешендәге значок сатып алырга мөмкин. Алар “Магнит” челтәрендә, Россия тимер юллары поездларында. Сбербанк офисларында, “Роснефть” һәм “Татнефть” АЗс челтәрләрендә. ЭССЕН челтәрләре азык-төлек кибетләрендә сатыла.

Соңгы ике елда фонд 6 меңнән артык ветеранга 120 миллион сумнан артык ярдәм күрсәткән.

Ветераннарга бергәләп ярдәм итик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International