Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында эшләп килүче «Калинушка» рус җыры вокаль ансамбле 5 майда «Радуйся»төбәкара фестиваль-конкурсында катнашкан.
Октябрьский шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында узган конкурсны милли мәдәниятләр үзәге оештырган. Анда Баулыдан Кырымсарай, Александровка, Николашкино авыл җирлекләре коллективлары катнашкан. Кырымсарай авыл мәдәният йортының «Сударушка»фольклор ансамбле «40 яшьтән өлкәнрәкләр, халык вокалы» номинациясендә диплом белән бүләкләнгән. Ансамбль җитәкчесе – Евгения Мигачева, хормейстер – Галина Ланцова, концертмейстер – О. Лыкова.
Баулының ТатьянаИванова җитәкчелегендәге ансамбле тамашачыларга «Во поле туман» һәм «У нас ныня» җырларын тәкъдим иткән. «Калинушка» ансамбле, «Вокаль ансамбль» номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып, истәлекле бүләк – фестиваль эмблемасы сурәтләнгән сәгать белән бүләкләнгән. Әлеге ансамбль 45 ел элек оешкан, быел көз аның юбилеен билгеләп үтү күздә тотыла.