5 майда Баулы районында 9 майга багышланган "Без хәтерлибез!" автоузышы үткәрелде.
Оештыручылар – “Бердәм Россия” яшь гвардиясе” җирле оешмасы җитәкчесе Владимир Будин һәм оешма активистлары – ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. “Айлита” парикмахерскаясы (шәхси эшмәкәрС.Ф.Гаптелганиева) ветераннар өчен азык-төлек пакетлары әзерләде.
Алты автомобиль Васькино-Туйралы авылыннан кузгалды. Алар Васькино Туйралы авылында яшәүче ветераннарның хәлләрен белделәр, мемориалга чәчәкләр куйдылар. Аннары, Потап-Томбарлы, Удмурт Ташлысы, Алексеевка, Поповка авыллары аша узып, Баулының түбәнге өлешенә юл тоттылар. Катнашучыларны бар җирдә җылы каршы алдылар. Удмурт Ташлысы авыл җирлеге Николай Дегтярев аларга Алексеевка авылындагы обелискны кую тарихын сөйләде, җирлек буенча озатып йөрде.
Автоузыш Баулы шәһәре үзәгендәге Мәңгелек ут янында төгәлләнде.
Автоузышта катнашкан бар кешегә, халкыбызның бөек батырлыгын онытмаулары өчен рәхмәт белдерәбез.