Баулыда Җиңү көнен билгеләп үтү программасы

2019 елның 4 мае, шимбә

Хөрмәтле баулылар һәм шәһәребез кунаклары!
Баулы районында Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтү программасын тәкъдим итәбез.

5 май:

9.00 –  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Без хәтерлибез!" автоузышы (җыелу урыны: Васькино-Туйралы авылы, маршрут: Васькино Туйралы – Потап-Томбарлы – Удмурт Ташлысы – Алексеевка – Поповка)

6 май:

10.00  "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясе (Баулы шәһәренең барлык китапханәләре)

15.00 – Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Иреклеләр – балаларга” мастер-классы (Баулы, «Семья» социаль приюты).

7 май:

10.00 – тантаналы чара, Дан обелискына чәчәкләр кую (Баулы, шәһәрнең түбәнге өлеше);

10.00 – тематик кичә (1нче шәһәр китапханәсе);

10.00 – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Әткәм төсе тыныч көннәрдә" әдәби кичәсе (Фәнис Яруллин музее);

14.00 – Георгий тасмасы ясау буенча мастер-класс (туган як музее);

16.00 – "Онытырга мөмкин түгел!" әдәби кичәсе (үзәк китапханә);

8 май:

10.00 – «Победа в сердце каждого живет» батырлык дәресе (балалар үзәк китапханәсе);

12.00 – 2009 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча ТР беренчелеге (шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендәге стадион);

12.00 – Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, Баулы районы гомумбелем мәктәпләре арасында “Аталар советы” эгидасы астында «Отцовский патруль. Мы ГоТовы» бөтенроссия акциясе (3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе,  универсаль зал);

15.00 – Георгий тасмасыакциясе(Җиңү паркы, Октябрь мәйданы);

15.00 – 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе уукчылары арасында өстәл теннисы буенча Җиңү көненә багышланган турнир (3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе,  универсаль зал);

16.00 – «Страна Мам» клубының «Гармония в семье» чарасы (үзәк китапханә).

9 май:

9.00 – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы парад (Октябрь мәйданы);

9.30 – тантаналы митинг (Мәңгелек ут);

10.00 – «Үлемсез полк йөреше» (Мәңгелек уттан алып, Җиңү паркы буйлап);

10.30 – М.Ильясовның мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүче “Мин булдырам” коммерциянеке булмаган автоном оешмасы үзәген ачу (Салих Сәйдәшев урамы, 3);

11.00 – Җиңүнең 74 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы, (парк зонасы, Җиңү аллеясы буйлап);

12.00 – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, Баулы районы командалары арасында футбол буенча иптәшләрчә матч (шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендәге стадион);

18.00 – бәйрәм концерты (Октябрь мәйданы);

18.30-19.00 – “Җиңү вальсы” акциясе(Октябрь мәйданы);

19.00–20.30 – халык өчен бию программасы (Октябрь мәйданы);

20.30  бәйрәм салюты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International