Татарстан Росреестры Youtube каналында ветераннар өчен социаль акция турында

2019 елның 4 мае, шимбә

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында «Ветераннар икеайлыгы» социаль акциясе турында видеоролик урнаштырды.  Әлеге социаль акция 22 апрельдә старт алды һәм 2019 елның 22 июнендә төгәлләнәчәк.

«Ветераннар икеайлыгы» кысаларында ветераннарның күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә кую һәм аңа булган хокукларын дәүләт теркәве бары өч көн дәвам итәчәк!

Социаль акция Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларга: "Ленинградны саклаган өчен" медале һәм "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләргә, тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветеранары һәм инвалидларының тол калган хатыннарына һәм концлагерь балаларына кагыла.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат бирү һәм консультация бирү өчен YouTube каналын эшләтеп җибәрде.

Татарстан Росреестры үз каналын ачып, гражданнар өчен тагын да ачык һәм үтемле булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар урнаштырыла, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртыла, шулай ук гражданнарга консультацияләр үткәрелә.

Татарстан Росреестры каналына язылыгыз һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык вакыйгалар турында хәбәрдар булыгыз!

Массакүләм матбугат чаралары өчен

Татарстан  Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International