Күпфункцияле үзәкләрдә кабул итү һәм документлар бирү графигы

2019 елның 4 мае, шимбә

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне белән тәбрик итә һәм бәйрәм алды, бәйрәм көннәрендә Күпфункцияле үзәк офисларында кабул итү һәм документлар бирү графигы турында мәгълүмат бирә.

2019 елның 30 апрелендә “Минем документлар” офисларында эш көне 1 сәгатькә кыскара.

Казандагы бүлекләр: Зареченск, Мәскәү, Яңа Савин, Дербышка, Совет һәм Көньяк бүлекләре – 8-17 сәгатьләрдә, Идел буе бүлеге 8-19 сәгатьләрдә эшләячәк.

Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга, Тукай районы Күпфункцияле үзәк филиаллары эш сәгатьләре – 8-19 сәгатьләр. 2019 елның 30 апрелендә район филиалларында эш көне – 18 сәгатькә кадәр.

2019 елның 8 маенда “Минем документлар” офисларында эш көне 1 сәгатькә кыскара.

Казандагы бүлекләр: Зареченск, Мәскәү, Яңа Савин,  Идел буе бүлекләре, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (В. Кулагин урамы,1) һәм Совет бүлеге – 8-17 сәгатьләрдә, ә Дербышка һәм Көньяк бүлекләре 8-19 сәгатьләрдә эшләячәк.

Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга, Тукай районы Күпфункцияле үзәк филиаллары эш сәгатьләре – 8-17 сәгатьләр. 2019 елның 8 маенда район филиалларында эш көне – 16 сәгатькә кадәр.

2019 елның 6 һәм 7 майлары – гадәти режимдагы эш көннәре.

2019 елның 1 маеннан 5 маена кадәр һәм 2019 елның 9 маеннан 12 маена кадәр “Минем документлар” офисларында  ял көннәре. Билгеле бер үзәкнең эш графигын учреждениенең рәсми сайтыннан (mfc16.tatarstan.ru) карарга мөмкин.

Массакүләм матбугат чаралары өчен

Татарстан  Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International