“Соры” хезмәт базары турында “Халык контроле” мәгълүмат системасына хәбәр итәргә мөмкин

2019 елның 4 мае, шимбә

 “Халык контроле”нә  “соры” хезмәт базары турында хәбәр юллау хезмәткәре белән хезмәт мөнәсәбәтләрен тиешле тәртиптә рәсмиләштермәүче һәм хезмәткәрләренә “соры” хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга ярдәм итә.

Баулы муниципаль районы предприятиеләре җитәкчеләре һәм эшмәкәрләре игътибарына: Татарстан Республикасында 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 12000 сум тәшкил итә.

Хезмәт хакын вакытында түләмәү өчен эш бирүче эшче һәм дәүләт алдында җавап бирә

Бурычлы эш бирүче хезмәткәргә хезмәт хакын тоткарлаган һәр көн өчен РФ Үзәк банкының төп ставкасыннан чыгып исәпләнгән акчалата компенсация түләргә тиеш. Түләү вакыты хезмәт хакы түләнергә тиеш булган көннән соң, фактик түләү көненә кадәр исәпләнә.

Хезмәт хакы кем гаебе белән түләнмәгән булуы мөһим түгел.

Хезмәт хакын түләүне тоткарлау өчен эш бирүчегә кисәтү ясала яки административ штраф салына:

җитәкчегә – 10000 сумнан 20 000 сумга кадәр;

шәхси эшмәкәргә – 1 000 сумнан 5 000 сумга кадәр;

юридик затларга – 30 000 сумнан 50 000 сумга кадәр (РФ КоАП 5.27 ст. 6 өлеше).

Шундый ук хокук бозу кабатланса, эш бирүчегә тагын да катгыйрак санкцияләр яный:

җитәкчегә 20 000 сумнан 30 000 сумга кадәр штраф салына яки ул 1 елдан 3 елга кадәр дисквалификацияләнә;

шәхси эшмәкәргә – 10 000 сумнан 30 000 сумга кадәр штраф;

юридик затларга – 50 000 сумнан 100 000 сумга кадәр штраф (РФ КоАП 5.27 ст.7 өлеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International