Әлеге карарны 2 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Соответствующее распоряжение 2 мая подписал президент РТ - Рустам Минниханов.
Документта язылганча, гадәттән тыш хәл, федераль һәм республика законнары нигезендә, “начар һава шартлары аркасында, авыл хуҗалыгының уҗым культуралары юкка чыгу нәтиҗәсендә, азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны кисәтү максатларында” кертелә.
Бу режим республиканың 43 районында кертелде. Район башлыклары һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен җиңеп чыгу буенча чаралар планы эшләргә тиеш.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 120 мең гектарда уҗым культуралары һәлак булган. Уҗым чәчүлекләренең яртысыннан артыгына җитди зыян килгән. Әлеге зыян 1,5 миллиард сумны тәшкил итә.
Чыганак: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы