Баулы шәһәреннән Шәфигуллиннарның Алтын туйлары

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

Нәкъ илле ел элек 1 Май бәйрәме алдыннан Шәфигуллиннар гаиләсе оешкан. Бүген Рафаэль Шакирович һәм Валентина Васильевнаның күркәм юбилейлары – Алтын туйлары.

ЗАГС бүлеге начальнигы С.Т.Мөрсәлимова, гаиләне юбилейлары белән тәбрик итеп, “Алтын берлек”  төзелү турында истәлекле таныклык тапшырды.

Гаилә башлыгы гомере буе «Татспецтранспорт  ИК» җәмгыятендә машина йөртүче-механик булып эшләгән. Җәмгыять җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты исеменнән Шәфигуллиннарга чәчәкләр һәм бүләк тапшырылды.

Рафаэль Шакирович һәм Валентина Васильевна лаеклы хезмәт юлы узганнар, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә балалары һәм 4 оныклары кадер-хөрмәтендә гомер итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International