Баулы муниципаль районы башлыгыРамил Гатиятуллинның Беренче Май бәйрәме белән котлавы

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

Кадерле баулылар! Сезне чын күңелемнән 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

1 май ул элеккечә хезмәт бәйрәме, берләшү һәм яңарыш символы, иле хакына хезмәт итүче кешегә карата хөрмәт билгесе булып кала. Бәйрәм көнендә хезмәт ветераннарына аеруча зур рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Нәкъ менә аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Баулы районы бүген киләчәккә зур үсеш потенциалына ия. Ата-бабаларының хезмәт традицияләрен дәвам итеп, тырыш хезмәтләре белән район үсешенә һәм аны төзекләндерүгә зур өлеш кертүче бар кешегә олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләремне белдерәм. Хөрмәтле якташларым! Сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, бәйрәм кәефе, күңел күтәренкелеге, яңа хезмәт җиңүләре телим. Һәрберегезнең шатлык, хөрмәт китерә торган кирәкле һәм кызыклы эше булсын, ә хезмәтегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен. Яз бәйрәме йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет, илгә-көнгә иминлек алып килсен.

 

Хөрмәт белән Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

 

Фото: Динара Гуськова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International