Баулыда Серафим Саровский храмында Пасха гыйбадәте узды

2019 елның 28 апреле, якшәмбе

Бүген төнлә Серафим Саровский храмында чиркәү настоятеле Владислав Паняев Пасха бәйрәме уңаеннан бәйрәм гыйбадәте үткәрде.

Гыйбадәт кылу алдыннан мәхәллә кешеләрен Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады. Ул барысына да тынычлык һәм игелек теләде һәм христианнар һәм мөселманнар арасында дуслык билгесе итеп храмның настоятеленә татлы ризыклар белән кәрҗин тапшырды.   

Бәйрәм литургиясеннән соң, христианнар тәреле йөреш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International