Баулы муниципаль районы башлыгы Р. Х. Гатиятуллинның Пасха бәйрәме белән котлавы

2019 елның 28 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле православие динендәге якташлар!

Сезне  чын күңелдән Пасха бәйрәме белән тәбриклим!

Бу якты бәйрәм рухи яңарышны һәм тормыш тантанасын гәүдәләндерә, мәңгелек кыйммәтләрне – ышаныч, өмет, мәхәббәтне ныгыта, шуңа күрә дин тотучыларның күңелләрен аерым бер дулкынлану, тирән һәм ихлас шатлык белән тулыландыра.Ул безне кешеләрне яратырга, тирә-юньдәгеләр белән килешеп яшәргә, уртак йортыбыз турында кайгыртырга, игелекле эшләр кылырга өйрәтә.

Сезнең белән бу бәйрәмнең шатлыгын уртаклашып, барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, яхшы башлангычлар, тынычлык һәм иминлек телим!

Ихтирам белән Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил ГАТИЯТУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International