Баулыда утлы фронт геройларын хөрмәтләделәр

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы районы янгыннан саклау хезмәткәрләре  Россия янгын сүндер хезмәте оешуга 370 ел тулуны бәйрәм итү сәбәп булды.

Бүгенге көндә Баулы районында 164 янгын сүндерү хезмәткәре хезмәт итә.

Бәйрәм сәбәпчеләрен Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров, җирле янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы Илдар Галиев, Баулы муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Хәким Могыйнов тәбрикләде. Янгын сүндерүчеләр хөрмәтенә мәдәният йорты вокаль коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International