29 апрельдә, "Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында, "Игелек маршы" старт ала. Маршның максаты - Баулы районында җәмәгатьчелек игътибарын иреклеләр хәрәкәтенә җәлеп итү һәм яшьләр арасында иреклеләр эшчәнлеген популярлаштыру.
Акциягә һәркем кушыла ала. Чара 15 сәгать 00 минутта башлана. Очрашу урыны - "Мәңгелек ут" мемориалы. “Игелек маршы” тәмамлангач, Октябрь мәйданында бию флешмобы узачак. Флешмоб 16 сәгать 00 минутта башлана.