Баулыда Чернобыль һәлакәтен искә алдылар

2019 елның 26 апреле, җомга

Баулыда Чернобыльдагы һәлакәтнең 33 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Җиңү аллеясына «чернобыльче»-ветераннары, һәлак булучыларның тол хатыннары, район җитәкчелеге һәм мәктәп укучылары җыелды.

Хәзерге вакытта Баулы районында Чернобыльда радиацион һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә турыдан-туры катнашкан 27гә якын граждан яши. Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 73 баулыларның күбесенә бу көнгә кадәр яшәү насыйп булмаган.

Чара барышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров ликвидатор Рамил Бирюков, Василий Маляров һәм Зәйтүн Хәбировны рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Чарада катнашучылар XX гасырның иң куркыныч катастрофасын бетерүдә катнашып, гомерен корбан иткән кешеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Фото: "Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International