Май бәйрәмнәре алдыннан суд приставлары баулыларга бурычлары булу-булмавын ничек белергә икәнен сөйләячәк

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә Татарстан суд приставлары Федераль хезмәтенең "Үз бурычларың турында бел" Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Бу көнне Казанда һәм республика районнарында суд приставлары гражданнарга өйдән чыкмыйча гына бурычлары турында оператив мәгълүмат алу турында сөйләячәкләр.

Белгечләр ФССП сайтыннан файдаланырга өйрәтәчәкләр һәм онлайн режимда әҗәтләрнең булу яки булмавы турында ничек белергә кирәклеген аңлатачаклар. Шулай ук татарстанлыларга гаджетларга ФССП мобиль кушымтасын ничек урнаштыру турында сөйләячәкләр.

Баулыда акция универмагта (Октябрь мәйданы, 9) 10нан 13 сәгатькә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International