Бүген Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин ике Бөек Ватан сугышы ветеранына республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырды.
Бүген Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Мария Шапошникова һәм Аркадий Бреховның өендә булды һәм аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Район башлыгы Мария Шапошниковка һәм Аркадий Бреховка Бөек Җиңүгә керткән өлешләре, сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Очрашулар дустанә атмосферада узды, район башлыгы шулай ук ветераннарны борчыган проблемалар белән дә кызыксынды.
Президент бүләкләре 28 Бөек Ватан сугышы ветеранына, шулай ук ветераннарның 145 тол хатынына тапшырылачак.