Баулы муниципаль районында гаиләне ныгыту һәм район территориясендә аерылышуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды, аның инициаторы Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге иде.
Түгәрәк өстәл эшендә район башлыгы Р. Х. Гатиятуллин, башкарма комитет җитәкчесе И. И. Гозәеров, ЗАГС бүлеге начальнигы С. Т. Мөрсәлимова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Галиева Д. З., яшьләр бүлеге җитәкчесе А. Хәлиуллин, баш табиб урынбасары Р. А. Шәфыйков, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Л. В. Козикова, мировой судьялар М. М. Шиһапов, С. М. Гатиятуллина, Әнвәр хәзрәт, «Шәфкать» үзәге психологы катнашты.
Түгәрәк өстәл утырышының төп максаты Баулы районы территориясендә гаиләне ныгыту эшендә кызыксынган органнар һәм хезмәтләр, иҗтимагый оешмаларның эшен берләштерү иде.
Киңәшмә башында ЗАГС бүлеге җитәкчесе С. Т. Мөрсәлимова катнашучыларны бүгенге көндә районда булган статистика белән таныштырды
Ни өчен аерылышулар күп? Гаилә һәм никах кыйммәтләрен югалту сәбәбен идә? – бу һәм башка мәсьәләләр түгәрәк өстәл артында фикералышу темасы булды. Түгәрәк өстәлдә тыңланылган докладларда шулай ук гаилә–никах мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләре, ир белән хатынның никахны өзү турындагы бәхәсен хәл итүдә суд тәҗрибәсе, гаиләне ныгытуда мәгариф, мәдәният органнарының роле яктыртылды. Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрнең психологик яклары да тикшерелде.
Түгәрәк өстәл ахырында Баулы районы территориясендә аерылышу профилактикасы һәм гаилә институтын ныгыту буенча эшне активлаштыру буенча нәтиҗәләр ясалды һәм карарлар кабул ителде.
.jpg)