Әгәр урман янында дача участогыгыз булса, сез еш кына урманга гөмбә, җиләк җыярга, балык тотарга яки ауга йөрсәгез, сезне куркыныч - талпаннар сагалый, шуңа түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз!
Шәхси профилактика чараларын үтәргә кирәк:
* шәһәрдән читтә талпаннар керүдән саклый торган кием-салым, аяк киеме һәм баш киеме киеп йөрегез;
* махсус репеллентлар һәм инсектицидлар кулланыгыз;
* үләнгә, агачлар яки куаклар астына ятмагыз, анда талпаннар күбрәк була;
* яңа өзелгән үсемлекләр һәм өске киемнәрне өйгә кертмәгез. Талпанга ялан кул белән кагылмагыз!
* урманда урнашырга уйласагыз, машинаы үләнсез участокларда яки комлы туфракта коры нарат урманнарында куярга кирәк;
* киемегезне һәм тәнегезне талпан керү-кермәүгә тикшереп торыгыз.
Әгәр кеше имин булмаган территориягә урманга барыр алдыннан (ай ярым алдан) прививка ясарга өлгерә алмаса, талпан энцефалитына каршы кеше иммуноглобулинын (доэкспозицион профилактика) кертергә мөмкин, препарат 24 - 48 сәгатьтән соң гамәлгә керә һәм тәэсире 4 атнага якын дәвам итә.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге