«Мин булдырам» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү коммерцияле булмаган автоном оешмасы (АНОСЛОВ) гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өчен булдырылган. Ял көннәреннән тыш, көн саен 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшләячәк.
АНОСЛОВ миссиясе – төрле яшьтәге инвалидларны психологик-социаль һәм физик тернәкләндерү, адаптация.
Комплекс бу атна башында әлегә рәсми булмаган рәвештә үз эшен башлаган.
Тернәкләндерү ярдәме индивидуаль һәм төркемләп күрсәтеләчәк. Тренажерларда шөгыльләнер алдыннан, кешеләр медсправка һәм табибтан юллама алырга тиеш булачаклар. Күнегүләр комплексы һәркем өчен индивидуаль төзеләчәк.