Кайбер масскүләм мәгълүмат чараларында гражданнарны теплицаларын күчемсез милек объектлары буларак рәсмиләштерергә һәм алар өчен салым түләргә мәҗбүр итү турында мәгълүмат пәйда булуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән «Бакчачылык һәм яшелчәчелек турында» законның күчемсез милек объектларына хокукларны кадастр исәбенә алу һәм теркәү тәртибе үзгәртмәвен ассызыклый.
Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина аңлатып узганча, закон гражданнарны мунча, теплица һәм башка хуҗалык корылмаларын рәсмиләштерергә мәҗбүр итми. Әлеге процедуралар аларның хуҗалары теләге буенча гына мөмкин.
Шул ук вакытта теплицаны кадастр исәбенә кую һәм аңа хокукны теркәү өчен, аңарда күчемсез милек билгеләре булырга тиеш, ягъни ул җиргә береккән булырга тиеш, билгеләнешенә зыян китермичә күчерү мөмкин булмавы шарт. Әгәр теплица күчемсез милек объекты билгеләренә җавап бирмәсә, ул дәүләт теркәвенә алынмый.